Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Булмый инде, булмагач. Әтиләр көнендә ял бирмиләр

Бер көнгә азрак бәйрәм итәчәкбез. Дөресрәге, календарьда тагын бер истәлекле дата пәйда булмаячак. Россия Дәүләт Думасы Әтиләр көнен рәсми рәвештә билгеләп үтү турындагы канун проектын кире каккан.

Хәтерләсәгез, яңалыкны Дәүләт Думасының гаилә мәсьәләләре буенча комитеты җитәкчесе Тамара Плетнева тәкъдим иткән иде. Аның әйтүенчә, Әтиләр кө­нен илнең төрле төбәк­лә­рендә билгеләп үтәләр. Бу уңайдан шактый чаралар үт­кәрелә, гаилә башлыкларына “Әтиләр бурычына тугрылык өчен” мактау тамгалары тапшырыла. “Тик Әтиләр көне федераль канун белән берничек тә берке­телмәгән”, – дип белдерде де­путат. Өс­тә­венә календарьдагы яңа бәй­рәм ир-атларның гаиләдә тоткан урынын, аларның абруен арттырачак, дип фаразладылар.

 Утырыш барышында хә­бәр итүләренчә, канун проекты Россия Хөкүмәте, Россия Президентының дәүләт-хокук идарәсе һәм Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты тарафыннан тискәре бәя алган. Шуңа күрә проектны кире кагарга мәҗбүр булганнар. Әтиләргә исә үз абруйларын арттыруның башка ысулларын эзлисе генә кала.

 Тик бәйрәм итүгә өме­тегезне өзмәгез. Дәүләт Думасы депутатлары 5 октябрь – Укытучылар көнен кызылга “буярга” тәкъдим итте. “Акыллы, белемле буын тәр­бия­ләргә телибез икән, җәм­гыять­тә мөгаллимнәргә хөр­мәтне арттырырга кирәк. Ил­дә яшәүчеләр укытучы­ларның эше ни дәрәҗәдә авыр икәнен аңласын”, – дигән яңалыкны уйлап табучылар. Бу көнне мәктәптә белем бирүче мөгаллимнәр белән беррәттән, балалар бак­чалары тәрбиячеләре, техникум һәм вузларда белем бирүчеләр дә котлаулар кабул итәргә тиеш, дип тә ассызыклаганнар. Әлегә проект тикшерү уза.

http://tulachi.ru/news/v-respublike/bulmyy-inde-bulmagach-tilr-knend-yal-birmilr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X