Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирустан кабат прививка ясатуны туктатып торырга чакыра

Сентябрь ахырына кадәр коронавирустан ревакцинация ясауга вакытлыча мораторий кертергә кирәк, дип белдергән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесус.

“Без үз фикерләрен үткәрә алучы дәрәҗәле кешеләрнең барчасын – Олимпия уеннарында катнашучыларны, инвесторлар, бизнес-лидерлар, дини лидерларны һәм, гомумән, һәрбер кешене кимендә сентябрь азагына кадәр кабат вакцина ясатуга мораторий кертергә өндәвебезне хупларга чакырабыз”, – дип белдергән ул.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре фикеренчә, аны озайтырга да кирәк булуы бар, чөнки ел азагына кадәр дөньяда ничек тә күбрәк кешегә вакцинация узу мөмкинлеге тудырырга кирәк.

Оешмада әйтелгәнчә, дөньяда COVID-19 вакцинасы җитми. Фәкыйрьрәк илләрдә прививка ясатучылар саны үзләрендә вакцина җитештерелә торган мул тормышлы илләрдәгегә (ә аларның хакимиятләре инде ревакцинация турында сөйли башлады) караганда күпкә ким.

Моңа кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры сентябрьгә кадәр һәрбер илдә халыкның кимендә ун процентына вакцинация үткәрергә өндәгән.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев