Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәрәңгенең өлгергәнлеген белеп буламы?

Быел бәрәңгене казу нигәдер соӊлады, бугай. Ни өчен дигәндә, сентябрьгә атна-ун көн кала Салавыч авылы халкы бу эшкә дәррәү тотынып, башкаларга үрнәк күрсәтәләр иде, әлегә алар да бакчаларда күренми.

Хәзер бәрәӊгенеӊ утырткан мәйданы аз булса да, күп кешене бәрәңгене алыргамы, әллә иртәрәкме әле дигән сорау борчый.

Бу бик дөрес сорау, чөнки вакытыннан алда алынган бәрәңгене саклавы авыр була. Артык озакка сузарга да ярамый, яңгырлар башланып, бәрәңге чери башларга мөмкин.

Бездә гадәттә бәрәңге август ахырыннан сентябрь ахырына кадәр алалар. Бу вакытта эссе булмый, яңгырлар да сирәгрәк ява. Әле хәтерлим, Нормабашта Галия әби (урыны оҗмахта булсын), «Симән көн җитмичә бәрәӊгене казымыйлар», дип безне бәрәӊгене иртә казудан кисәтә иде. Аӊлавымча, бу көн 14 сентябрьгә туры килә иде, бугай.

Бәрәңгенең сабагы саргаеп кибә башласа, ә куак астындагы туфрак әзрәк күтәрелеп, яргалана башласа, курыкмыйча бәрәңгене ала башларга була. Шулай ук аның өлгергәнлеген берничә куакны казып алып тикшереп карарга да мөмкин. Әгәр тышы ныклы икән, ә бәрәңгеләр бер-берсеннән яхшы аерылса, яки сабагыннан аерылган булса, димәк бәрәңге өлгергән. Гадәттә, сабакны 10-12 көн алдан чабып куялар, җир дә корыга туры килә,бәрәӊге дә өлгереп җитә.

Чыганак

фото с pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев