Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Битлекләрне дөрес кулланасызмы?

"Роспотребнадзор" белгечләре бу уңайдан киңәш бирә.

“Роспотребнадзор” белгечләре медицина битлекләрен ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында искәртә.
"Күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне икенче тапкыр эшкәрткәннән соң гына кулланырга мөмкин. Өй шартларында битлекне сабын яисә башка чара белән юарга, аннары парогенератор яки пар бирү функциясе булган үтүк ярдәмендә эшкәртергә кирәк. Ул дымлы калырга тиеш түгел”, — диелә ведомство сайтында бастырылган хәбәрдә.

Битлекне ике-өч сәгатьтән соң алыштыру зарур. Әгәр ул бер тапкыр кулланыла торган икән, аны ташларга кирәк.
"Өй шартларында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген аерым пакетка салырга, аны герметик рәвештә ябарга һәм шуннан соң гына чүп чиләгенә ташларга кирәк", — дип ассызыклый белгечләр.

Әлбәттә, авырудан сакланыр өчен битлек кию генә җитми, кулларны еш юарга, өйдәге предметларны, ишек тоткаларын дезинфекцияләп торырга кирәк.
Битлекнең төп функциясе — йөткергән, ютәлләгән вакытта барлыкка килә торган төкерек тамчыларын тоткарлап калу, аларда вируслар булырга мөмкин. Барыннан да элек, битлекләр авыру кешеләргә кирәк. Алар аша һавага вирус шактый азрак эләгә һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция куркынычы кими.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев