Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бүгенгә һава торышы: көчле яңгыр һәм яшен көтелә

1 июльдә Татарстанда һава температурасының акрынлап төшүе дәвам итәчәк. Кабат һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә төбәктә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда көчле яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин. Көндез урыны белән бераз яңгыр яварга, яшен һәм боз фаразлана.

Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында ул секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы 17-22 градус җылы була. Көндез 24-29 градуска кадәр җылытачак. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында бигрәк тә җылы һава торышы күзәтеләчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга, 2 июльдә һәм шимбә, 3 июльдә республика территориясендә тотрыксыз һава торышы саклана, әмма көндез 24-29 градуска кадәр җылы булуы фаразлана, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев