Бүген Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
Белеп торыгыз

Бүген Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Көньяк-көнбатыштан секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәючән җил фаразлана.

21 августта Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда төнлә һәм көндез яшенле яңгыр булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көньяк-көнбатыштан секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәючән җил фаразлана.

Казанда алмашынучан җылы һава торышы саклана, җил көньяк-көнбатыштан һәм чагыштырмача җылы булачак. Башкалада көндез 24-26 градуска кадәр җылытачак. Республикада термометр баганасы күрсәткечләре +22-27 градуска җитәчәк.  

Фото: https://pixabay.com | tweemr

https://tatar-inform.tatar


Нет комментариев