Безнең район өченче урында
Белеп торыгыз

Безнең район өченче урында

Чирмешән районы санитар-экология икеайлыгы нәтиҗәләре буенча республикада өченче булды.

Районыбыз үзәге – шәһәр тибындагы, район үзәге, авыл статусындагы муниципаль районнар категориясендә, "Иң яхшы муниципаль берәмлек" номинациясендә шундый уңышка иреште.

Район башлыгы Рамил Айбатовка Диплом һәм махсус техника алуга сертификатны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетында узган республикакүләм киңәшмәдә тапшырды.

Кадрия Гамирова фотосы


Нет комментариев