Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бер яшелчә диабеттан файдалы!

Ә сез аны кулланасызмы?

2нче типтагы диабет белән авыручыларга табиблар бәрәңгене топинамбурга алыштырырга киңәш итә. Болай иткәндә шикәрне киметүче препаратларны азрак кулланырга, гәүдә авырлыгын киметергә мөмкин. 1нче типтагы диабет белән авыручылар өчен мондый диета файдасыз.

Диабетны кисәтү өчен дә топинамбур куллану файдалы. Аны яхшы итеп юып, чистартырга һәм кыргычтан үткәрергә кирәк. Бераз җитен мае салып бутарга. Кирәк булса, бераз тоз кушарга. Ашарга 30 минут кала кулланырга.

Топинамбурны киптереп, уып, аның порошогын кулланырга да, төнәтмәсен эшләп, чәй урынына эчәргә дә мөмкин. Төнәтмәне болай эшлиләр: кыргычтан үткәрелгән 3-4 кашык топинамбурга бер литр кайнап чыккан кайнар су коялар һәм өч сәгать тоталар.
Топинамбурны салатларга кушарга да мөмкин.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев