Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бер гап-гади ризыкның гомерне озайтканын беләсезме?

Ул авылда яшәүчеләрдә бар. Шәһәрләр дә аны еш сатып ала. Ә файдасын беләсезме? Аны еш кулланасызмы?

Гомер озынлыгына туклануның көчле йогынты ясавын беләбез. Дөрес ризыклар файдалы сыйфатларга ия һәм күп авырулардан сакларга мөмкин.
Иртән кулланылучы ризыкларның гомер озынлыгына йогынты ясавын белә идегезме?

Сүз тавык йомыркасы турында бара. Белгечләр ышандыруынча, йомыркада өлкән яшьтәгеләрнең күрү сәләтенә яхшы йогынты ясаучы туклыклы матдәләр бар – лютеин һәм зеаксантин. Алар антиоксидантлар булып та тора һәм картаю йогынтысына каршы көрәшергә ярдәм итә.

Йомыркада аксым күп, шуңа алар туклыклы. Рафинадлы углеводлардан аермалы буларак, йомырка “чиста энергия” белән тәэмин итә, кешегш чыдамлык өсти.

Йомыркадагы холин микроэлементы баш миен сәламәтләндерә.
Табиблар йомырка куллануның “яхшы” холестеринны арттыруын, ә “начар”ын киметүен ассызыклый.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев