Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бер чирмешәнле саткан самогон 60 мең сумга төшкән

Районнан 52 яшьлек бер хатын-кыз спиртлы эчемлек – көмешкә саткан өчен хөкем ителгән.

Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, “астан“ сатылган продукция тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми, чөнки эчемлектә агулы микрокушылмалар табылган. Нәтиҗәдә әлеге сатучыга карата җинаять эше кузгатылган. Хәзер “эшмәкәргә“ акча янчыгын шактый бушатырга туры киләчәк. Бу хакта карар әлегә закон көченә кермәгән.

Исегезгә төшерәбез, законсыз рәвештә алкоголь сату фактлары хакында Интернет аша “Халык контроле“ порталына язып хәбәр итәргә мөмкин. Әгәр факт расланса, хәбәр бирүчене акчалата бүләкләү каралган.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев