Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Белгечләр һәрвакыт йокы килүнең өч сәбәбен әйтте

Балачакта безнең күбебез көндезге йокыны яратмый идек. Хәзер исә күпләр эш көне уртасында черем итеп алуга каршы түгел. Һәрвакыт йокы килү авырулар симптомы булырга мөмкин, шуңа күрә үз тормыш рәвешегез турында уйланырга кирәк, дип хәбәр итә “Verywell Health” басмасы.

Иң әүвәл йокы сыйфатын кайгыртырга кирәк. Төнлә 7дән 10 сәгатькә кадәр йоклау норма булып санала. Йокыны яхшырту өчен экспертлар ятар алдыннан өч сәгать ашамаска һәм гаджетлардан 30 минут файдаланмаска киңәш итә.

Йокы килүнең сәбәбе - дөрес булмаган диета. Тән азыктан энергиянең күп өлешен ала, шуңа күрә иртәнге яисә кичке ашны ашамау сезнең продуктивлыкка йогынты ясый. Моннан тыш, организм төрле туклыклы матдәләр һәм витаминнар алырга тиеш, шуңа күрә аеруча йокысы килә торган кешеләргә экспертлар рационны төрләндерергә киңәш итә.

Шикәрне артык куллану йокы килүнең тагын бер сәбәбе булырга мөмкин. Баллы ризык кулланганнан соң канда кинәт кенә глюкоза дәрәҗәсе күтәрелә, көч артуын гарантияли. Шикәрнең зур күләменә җавап итеп, организм инсулин эшләп чыгара, каннан глюкозаны ала һәм аны күзәнәкләр буенча бүлә.

Ә инде ашау һәм режим белән барысы да яхшы, ә йокы һаман да килә икән, табибка бару яхшырак. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару да артык булмаячак!
 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев