Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Баш мие эшчәнлеге нилектән начарая?

Баш мие эшчәнлегенең начараюына китерүче сәбәпләр түбәндәгеләр.

Йокы туймау. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, соңгы йөз елда кеше уртача 20 процентка азрак йоклый башлаган. Йокы туймаудан баш мие күзәнәкләре үлә башларга мөмкин. Иртәнге ашны ашамау. Монысы исә эшкә сәләтлелекне киметә.

Иртән ашамагач, кандагы шикәр күләме кими. Бу, үз чиратында, баш миенә туклыклы матдәләрнең килүен акрынайта.

Баллы ашау. Шикәр күп булу аркасында аксым начар үзләштерелә.

Стресс. Стресслар хәтернең начараюына китерә, интеллектуаль потенциалны киметә.

Дарулар. Йоклата торган дарулар һәм депрессиягә каршы препаратлар. Алар шулай ук хәтерне боза.

Тәмәке тарту. Никотин кан тамырларын кыса. Альцгеймер авыруы барлыкка килү куркынычын арттыра.

Кояш нурлары җитмәү. Ультрашәмәхә нурлар кан әйләнешен, ягъни кислород һәм туклыклы матдәләр килүне көйли. Шулай ук ул кешенең кәефенә тәэсир итә торган серотонин гормонын барлыкка китерергә ярдәм итә. Һәр көн биш минут булса да саф һавада йөрергә кирәк.

Су. Су җитмәү баш мие күләме кимүгә китерә. Шуның белән эшкә сәләтлелеген киметә.

Мәгълүмат күп булу. Бу, бер караганда, баш мие өчен күнекмә генә кебек. Әмма ул күп булганда кеше аны "үзләштерергә" өлгерми, дип яза “Татар балы – дөнья даны”.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев