Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Баш метеоролог апрель кояшында кызынып калырга киңәш итә

Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд апрель кояшында күбрәк булырга киңәш иткән. Апрель кояшында кызыну бик файдалы, тән тиресе матур булып кызына, дигән ул. Ә менә май аенда кояш күзендә күп йөргәндә, ультрашәмәһә нурланышы организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Синоптиклар узган елдан УФ-нурланыш фаразларын төзи башлаган. Фараз күрсәткечләре тән тиресенә махсус крем сөртмичә, күзлек кимичә генә кояш нурлары астында озак булуның зыян китерү ихтималы турында кисәтә.

Кояш биек булганда, ульрашәмәһә нурның организмга зыян салу куркынычы бигрәк тә зур. Метеорологлар әлеге нурланыш күрсәткечен май урталарыннан билгели башлаячак. Көньяк төбәкләрдә, әлбәттә инде, алданрак.

Ә менә хәзер кояш нурларында “коену”ның, файдадан кала, бернинди дә зыяны юк. Кояшның тән тиресен бик матур төскә кертүе генә ни тора!

Ультрашәмәһә нурланыш күрсәткече 1дән 11гә кадәр бәяләнә. 1-2 – түбән, 3-5 – уртача, 6-7 – югары, 8-10 – бик югары, шуннан соң – экстремаль. Күрсәткеч 3-7гә тигез булганда, көн урталарында кояштан күләгәдә күбрәк ышыкланырга, озын җиңле кием, эшләпә кияргә, тән тиресенә махсус крем сөртергә киңәш ителә. Күрсәткеч 8дән югары  икән, кояш күзенә чыкмыйча, өйдә яки офиста гына утыруың хәерлерәк, хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев