Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Баланы карават астыннан тапканнар...

Аны ике төбәк буйлап дөнья бетереп эзләделәр.

Амур өлкәсенең Сиваки авылында югалган 3нче сыйныф укучысын дөнья бетереп, ике төбәктә эзләгәннәр. Бу хакта “Вести” телеканалы хәбәр итә.
Ярослав исемле малай картәнисе һәм картәтисе тәрбиясендә яшәгән. 1 мартта, мәктәптән өенә кайтмагач, аны эзләүләр игълан ителгән. Эзләүгә волонтерлар да кушылган. Алар малайның югалуы турындагы мәгълүматны социаль челтәрләрдә актив таратканнар.

Ярослав әти-әнисе яшәгән җиргә - Хабаровск краена китәргә мөмкин дип тә фаразланган. Шуңа да укучыны Амур полицейскийлары гына түгел, күрше төбәктәге хокук сакчылары да эзләгән.

Нәтиҗәдә, баланы дустының өендә тапканнар. Ул аларның карават астында йоклап яткан...

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев