Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бала гомере кадерле

Быел республикада янгыннарда өч баланың (Апас районында - 1, Кукмара районында - 2) гомере өзелгән. Шушы тетрәндергеч хәлләрне дә истә тотып, районның янгын күзәтчелеге белгечләре мәктәп укучыларының язгы каникуллары чорында янгын куркынычсызлыгы хакында кабат искәртә.

Учак ягарга, пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамаганлыгын балаларга даими аңлату
мөһим. Электр, газ җиһазларын кулланганда да сак булу кирәк. Телевизор, утюг, чәйнекләрне сүндергәндә, кабызганда техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарур, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин.

Ул-кызларыбыздан шырпыны ераккарак куюың хәерле. Балаларны өйдә үзләрен генә бикләп калдырырга ярамый. Мичләрне, җылыту җиһазларын карап торуны балаларга гына ышандыру тыела. Яшь балаларга электр җиһазларын, газ плитәләрен кабызырга ярамый, ди белгечләр.

Ут чыккан очракта, һәр бала янгын сүндерүчеләргә нинди телефон номеры буенча шалтыратасын белергә тиеш: “01”, ә кесә телефоныннан “101” яки “112”.

Гөлсирә Шарифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев