Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ачу чыкканда нишләргә?

Кеше идеаль була алмый. Кәефсезләнгән, ачуланган чаклары да булмый тормый. Шуңа күрә ачуны җиңәргә өйрәнегез.

Бер сәхабә Рәсүлебез Мөхәммәдтән: «Миңа нәсыйхәт бир әле, йә Расүлуллаһ!» – дип сораган. Рәсүлебез: «Ачуланма», – дип җавап биргән.

Рәсүлебезнең хәдисләренә таянсак, без бу халәттән котыла алачакбыз, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

1. Ачуны туктата торган сүзләр бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ачуы чыккан кешегә: «Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим», – сүзләрен әйтергә кушкан.

2. Тәһарәт алу. Пәйгамбәребез: «Хакыйкатьтә, ачу килү – шәйтаннан, ә шайтан уттан яратылган. Утны су белән сүндерәләр, шуңа күрә ачуы чыккан кеше тәһарәт алсын», – дигән.

3. Хакыйкый көч. Рәсүлебез: «Көрәштә җиңүче түгел, ә ачу чыкканда үзен тыеп калучы көчле», – дип әйткән.

4. Ачуны тыйган өчен бирелә торган әҗер-савап. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: «Ачуы чыгып, нидер башкара алганда да үзен тыеп калган кешенең йөрәген Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә канәгатьләнү хисләре белән тутырачак», – дигән.

5. Дәшмәү. Рәсүлебез: «Берәрегезнең ачуы чыкса – дәшмәсен», – дигән.

6. Эмоцияләрне хәрәкәтләргә күчерү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: «Ачуың чыкканда басып торсаң – утыр, утырып торганда ачуың чыкса – ят», – дигән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев