Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

6 яшьлек баланың үлемендә 14 яшьлек яшүсмер гаепле

Һәлакәт аркасында машина йөртүче яшүсмер һәм 15 яшьлек пассажир төрле имгәнүләр алган.

Татарстанда 14 яшьлек яшүсмер җиденче модельле «Жигули» руле артына утырып, кырда юл-транспорт һәлакәте ясаган. Анда 8 яшьлек баланың гомере өзелгән. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«20 майда, 18.30 сәгатьтә Яңа Чүпрәле һәм Яңа Ишле авыллары арасындагы кыр юлының 3нче чакрымында 14 яшьлек яшүсмер куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм транспорт әйләнеп капланган», – диелгән хәбәрдә.

Һәлакәт аркасында җиңел машинада булган 8 яшьлек пассажир имгәнүләрдән урында ук үлгән. Машина йөртүче яшүсмерне һәм 15 яшьлек икенче пассажирны төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.

Машина йөртүче һәм яшь пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X