6 февральгә һава торышы
Белеп торыгыз

6 февральгә һава торышы

Бүген Татарстанда антициклон сәбәпле, температура фонының түбәнәюе көтелә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава була. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Әмма иртән кайбер районнарда төнлә төшкән томан сакланырга мөмкин.

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык хасил була.

Төнлә -15..-20 градус (аязганда -23) булган салкыннан соң көндез Татарстан буенча -11...-16 градус салкын булачак.

Иртәгә, 7 февральдә, республикада кабат кар явачак. Яртыдан алып бер айлык нормага кадар явым-төшем көтелә.

чыганак


Нет комментариев