Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

6 айлык баласы булган хатын-кызны чаңгы шуганда пычак белән кадап үтерәләр

Бүген, 10 нчы гыйнварга каршы төндә, Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә "Алмаш" өйрәнү-тренировка узу базасы территориясендә 28 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган. Башы һәм муены тирәсенә пычак белән 11 тапкыр кадаганнар. Әлеге факт буенча Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1...

Бүген, 10 нчы гыйнварга каршы төндә, Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә "Алмаш" өйрәнү-тренировка узу базасы территориясендә 28 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган. Башы һәм муены тирәсенә пычак белән 11 тапкыр кадаганнар. Әлеге факт буенча Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган. //Интертат//

Якынча мәгълүматлар буенча, алдагы көнне ханымның ире һәм улы белән базага чаңгы шуарга килгәнлеге билгеле. Сәгать көндезге 2 ләр тирәсендә (14.00) ул чаңгы шуарга чыгып китә. Әмма кичке 5 ләр тирәсендә (17.00) хатыны озак кайтмый торуына иренең эче поша башлый. Борчылып ул хокук саклау органнарына хәбәр сала. Нәтиҗәдә, бүген төнге сәгать 2 ләр тирәсендә база территориясендәге урман массивында волонтерлар ханымның гәүдәсен таба.

Социаль челтәрләрдә ханымның алты айлык баласы булуы турында язалар.

Хәзерге вакытта шушы урын тикшерелә. Кирәкле экспертизалар билгеләүне хәл итәләр. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

tatar-today.ru, Татар Информ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан пычак белән кадап үтерәләр чаңгы шуганда баласы булган хатынкызны 6 айлык