4 сентябрьгә һава торышы
Белеп торыгыз

4 сентябрьгә һава торышы

Татарстанда 4 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава сакланачак.

 Урыны белән яңгыр явачак, ә иртән томан төшүе ихтимал. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, кайбер районнарда көндез яшенле яңгыр көтелә.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, ә яшенле яңгыр вакытында 15-17 метрга кадәр көчәю ихтималы бар.

Төнлә температура +10..+15, көндез +16..+21 градус тәшкил итәчәк.

чыганак


Нет комментариев