3 июньгә һава торышы
Белеп торыгыз

3 июньгә һава торышы

Сишәмбе, 3 июньдә, Татарстанда +17дән +22 градуска кадәр җылы булачак.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, республикада төньяк-көнбатыш җиле көтелә. Көндез аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, ләкин урыны белән 14 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез республикада явым-төшем көтелми. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда көндез аязучан болытлы һава булачак.

 


Нет комментариев