Бүген, 27 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Җепшек кар һәм яңгыр яву фаразлана. Юлларда урыны белән бозлавык, шулай ук иртән кайбер районнарда томан була.
Җил секундына 5-10 метр тизлек белән көньяк-көнбатыштан исәчәк.
Көндез максималь температура +1..+4 градуска кадәр була.
Нет комментариев