23 сентябрьгә һава торышы
Белеп торыгыз

23 сентябрьгә һава торышы

Бүген Татарстанда салкын көннәр алдыннан соңгы эссе көн көтелә.

еспубликада алмашынучан болытлы һава сакланачак. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Иртә белән (ләкин Казанда түгел) төнлә төшкән томан сакланачак.

Көндезге сәгатьләрдә секундына 6-11 метр тизлектә көчле көньяк-көнбатыш җиле була. Кайбер урыннарда аның тизлеге секундына15-17 метрга кадәр көчәячәк, шул исәптән ТР башкаласында да.

Шактый җылы төннән соң көньяк-көнбатыш агымнары китергән һава массалары аркасында көндез төбәк территориясендә +24тән +29 градуска кадәр (Казанда – +25тән +27 градуска кадәр) көтелә.

чыганак


Нет комментариев