21 гыйнварга һава торышы
Белеп торыгыз

21 гыйнварга һава торышы

Бүген, 21 гыйнварда, Татарстанда салкынча һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада көн болытлы булачак. Шулай ук бераз кар көтелә (төнлә ул урыны белән көчәйде).

Көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнлә һава температурасы -8..-13 градус тәшкил итсә, көндез исә Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы -5..-10 градусны (Казанда -6..-8 градуска кадәр) күрсәтәчәк.

 


Нет комментариев