Хезмәт министрлыгы 2026 елга бәйрәм һәм ял көннәре календаре проектын эшләде, дип хәбәр итә ведомство.
Яңа ел каникулларында россиялеләрне 12 көн ял көтә. Февральдә Россия халкы өч көн рәттән — 21-23 февральдә ял итәчәк.
Мартта гражданнарны шулай ук 7 марттан 9 мартка кадәр өч көнлек ял көтә.
Май аенда ялллар — 1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр бүленәчәк. Июньдә ял көннәре — 12 июньнән 14 июньгә кадәр. Ноябрьдә бер бәйрәм көне — 4 ноябрьдә. Ә 31 декабрьдә Яңа ел бәйрәмнәре башлана.
Нет комментариев