Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

2018 ел югалтулары: былтыр арабыздан кемнәр китте?

Автор: Чулпан ШАКИРОВА Тагын бер ел артта калды. Нәтиҗәләр чыгарабыз, гыйбрәт алабыз. Арабыздан киткәннәрне тагын бер кат искә төшерәбез, алар рухына дога кылабыз. 2018 елда татар халкы улларын-кызларын күп югалтты. Республикабыз үсешенә өлеш керткән кайбер шәхесләр дә мәңгелеккә күзен йомды. Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/2018-el-yugaltulary-byel-arabyzdan-kemn-r-kitte/

Гыйнвар

Асия Галиева

Елның беренче кайгылы хәбәре - Татарстанның халык артисты Асия Галиеваның үлеме иде. Камал сәхнәсендә ут уйнаткан артист 88 яшендә Чехиядә вафат булды. Сәламәтлеге какшый башлагач, 2016 елда кызы Динара Сөләйманова әнисен үз янына алып киткән иде.

Мәрхүмәнең гәүдәсе кремацияләнеп, көле туган иленә кайтарылачак, дип хәбәр ителде.

Асия Галиева 1929 елның 25 апрелендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Казанда үсә. 1949 елда Мәскәү театр институтын (ГИТИС) тәмамлый һәм Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елдан Татар академия театрына күчә. 1991-2002 елларда театр каршындагы «Инсаният» труппасында эшли.

Михаил Козловский

Татарстанның Беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев быел өч якын кешесен югалтты. Шуның беренчесе - Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы булган, аның фотоархивын ясаган фоторәссам Михаил Козловский. Ул 21 гыйнвар көнне вафат булды.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловский 1992 нче елдан Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә эшләде. Моңа кадәр 10 елдан артык “Советская Татария”, “Вечерняя Казань” һәм “Известия Татарстана” газеталарында фотохәбәрче булган.

 

Февраль

Энгель Хәсәнов

Февраль ае Сәламәтлек саклау министрлыгындагы югалтулары белән истә калды. 1 февраль көнне Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы, Татарстанның атказанган табибы, Казан дәүләт медицина университетының эндокринология кафедрасы доценты, Республика клиник хастаханәсенең әйдәп баручы консультанты Энгель Хәсәновның йөрәге тибүдән туктады.

Энгель Хәсәнов 77 яшендә вафат булды. Атказанган табиб республикада эндокринология хезмәтенә нигез салучыларның берсе иде. Ул шулай ук студентлар һәм яшь табибларның фәнни эшләре җитәкчесе дә булды.

Энгель Хәсәнов - 100дән артык фәнни мәкалә һәм 11 укыту-методик әсбап авторы.

 

Елена Шишмарева

Татарстанның медицина җәмәгатьчелеге өчен тагын бер кайгылы хәбәр 7 февральдә килеп иреште. Республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева 52 яшендә вафат булды. Ул үз мунчасында үз-үзенә кул салган хәлдә табылды.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасына ул 2011 елның маенда билгеләнгән иде.

Елена Ивановна өлкән хисапчыдан министр урынбасарына кадәр юл үткән кеше. Елена Шишмарева җитәкчелегендә “юл картасы” чаралары планы нигезендә, медицина хезмәткәрләренең эш хакын арттыру буенча эш башкарылды.

Май

Тимур Акулов

2 майда, Дәүләт Думасының алтынчы чакырылышы депутаты, Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акулов вафат булды. Аңа 65 яшь иде.

Акулов 1991-2012 елларда Татарстан Президенты ярдәмчесе вазифасын башкарды.

"Үзгәртеп кору елларында Тимур Юрьевич - үзенең әзерлеге белән зур эшләр башкарган кеше. Ул гарәп, инглиз, үзбәк, татар, рус телләрен камил белә иде. Аның әзерлекле булуы аркасында, чит илләр белән яхшы мөгамәлә урнаштыра алдык. Бу - иң зур эз. Бар халкыбыз исеменнән рәхмәт сиңа! Бу эз югалырга тиеш түгел. Син үз эшеңне эшләдең. Тыныч йокла!" - диде Минтимер Шәймиев хушлашу чарасында.

 

Июнь

Наил Алан

12 июньдә “Азатлык” радиосы корреспонденты Наил Алан вафат булды. Аңа 55 яшь иде. Наил Аланның йөрәге Көнбатыш Африканың Кабо-Верде Республикасында ял иткәндә туктый. Үлеменең сәбәбе – йөрәк. 

Наил Алан үзен туган авылына алып кайтып җирләүне васыять иткән булган, дуслары аның бу теләген үтәде, аның җәсаде Теләче районындагы туган авылында җирләнде.

Наил Хисамиев 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туган. 1980 елда Алан урта мәктәбен, 1986 елда Казан дәүләт университетын тэмамлаган. Төмәндә эшләгән. Соңгы эш урыны - "Азатлык" радиосы. Соңгы елларда Прагада яшәгән.

 

Июль

Флера Калмурзина

15 июльдә, 89 яшендә милли киемнәр дизайнеры, танылган милли чигү остасы Флера Калмурзина вафат булды.

Флера Калмурзина – милли кием-салым һәм кул эшләнмәләре әзерләүче генә түгел, татар милли киемнәрен популярлаштыручы да. Ул үзенең кул эшләре белән халыкара гамәли сәнгать конкурсларында катнашты, туксанынчы еллардан бирле Казанда аның төрле иҗат күргәзмәләре оештырылып килде. “Татарстан-Яңа Гасыр” каналы Флера Калмурзинага багышлап “Тормыш палитрасы” дип аталган телефильм эшләгән иде.

Гафур Каюмов

26 июльдә драматург Гафур Каюмов һәлак булды. Аның гомере фаҗигале төстә - Арча мәдәният йортының сәхнәсендә декорация куйганда егылып төшеп, алган имгәнүдән өзелде.

Арча мәдәният йортының директоры Айрат Нурьязанов сүзләренчә, бу хәл репетиция вакытында кичке сәгать алтынчы яртыда булган. “Репетиция бетеп кенә килә иде. Спектакль кичке сигезенче яртыда башланды. Гафур абый репетиция вакытында ни өчендер сәхнә артында торган баскычны декорацияләр тора торган бүлмәгә терәп куйган һәм шул баскыч буйлап бүлмәгә менмәкче булган. Менгәндә баскычтан таеп киткән дә, диварга терәлеп торган торбага егылган. Торба аның тәненә кергән. Шуннан соң Гафур абыйны "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән хастаханәгә алып киттеләр. Кызганыч, ул операцияне күтәрә алмады”, - дип сөйләде Айрат Нурьязанов.

Гафур Каюмов үзенең туган авылы – Арча районы Яңа Сәрдә авылында җирләнде.

 

Флера Тарханова

31 июльдә, озакка сузылган каты авырудан соң, шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханова вафат булды. Ул туган ягы Чистай районы Яуширмә авылында җирләнде.

Флера Тарханова 1947 елның 25 маенда Татарстан АССР Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә, 9 балалы ишле гаиләдә туган. Яуширмә сигезьеллык мәктәбен (1962), Арча педагогия укуханәсен (1966), Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1975) тәмамлаган. «Эш кәгазьләрендә һәм рәсми документларда русча терминнарның татарча эквивалентлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклый (2005). Ф.Тарханова — лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре тупланган «Синең кайнар сулышың» (1998), «Уңган кыз» (1998), «Йөрәгемә ишерелгән серләр» (2001), «Серле дөнья» (2002), «Өч каурый» (2003) һәм «Яшьлек эзем калган сукмаклар» (2005) исемле шигъри китаплар авторы.

Сентябрь

Фәһимә Хисамова

17 сентябрьдә күренекле тел белгече, фән эшлеклесе Фәһимә Хисамова вафат булды. Аңа 81 яшь иде.

Фәһимә Хисамова - филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, “Татар теле морфологиясе”, “Татарский язык в восточной дипломатии России (XVI – начало XIX вв.) һ.б. зур хезмәтләре белән танылган галим.

Октябрь

Тәслимә Фәйзуллина

13 октябрьдә Тинчурин театры актрисасы, Татарстанның халык артистыТәслимә Хәләф (Фәйзуллина) вафат булды. Аңа 65 яшь иде.

Тәслимә Хәләф кызы Фәйзуллина 1953 елның 17 июлендә Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. 1972 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлап, Салават драма театры труппасына эшкә алына. 1977 елда Казанга күченеп килә, Республика күчмә театрында (хәзер Тинчурин театры) эшли башлый. 1997 елда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. ТАССРның атказанган артисты (1991). Татарстанның халык артисты (2008).

Театрда дистәләрчә еллар эшләү дәверендә ул 70ләп роль иҗат итә. Тәслимә Хәләф шулай ук әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә – пьесалар тәрҗемә итә. Моннан кала, популяр җырлар авторы да.

Театрда эшләү белән беррәттән Тәслимә Хәләф Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы дәресләре дә бирә иде.​

Шәфәгать Салихов

27 октябрьдә, Казан-Чаллы трассасында авариягә очрап, танылган баянчы Шәфәгать Салихов һәлак булды. Шәфәгать Салихов татар тамашачысына Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы буларак мәгълүм. Шәфәгать Салиховка 59 яшь иде. Ул Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте. 19 сентябрь көнне Чаллыда тамашачыларына юбилей алды концертын тәкъдим иткән иде.

 

Ноябрь

Рауза Хәйретдинова

15 ноябрьдә, 90 яшендә Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинова вафат булды.

Рауза Хәйретдинованы соңгы юлга Камал театрыннан озаттылар.

Хәйретдинова Рауза Котдүс кызы 1928 елның 3 гыйнварында Татарстанның Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туа. 1948 елда Г.Камал исемендәге театр каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Иҗат эшчәнлегенең башында лирик пландагы яшь кызлар, бигрәк тә җырлаучы героиня рольләрен башкарды. Соңрак үткен, чая холыклы образлар иҗат итте.

Сәкинә Шәймиева

16 ноябрьдә Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева каты авырудан соң вафат булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашуын белдерде.

Сәкинә Шакир кызы Шәймиева 1939 елның 23 августында Казанда туган.

1954 елда Казан кооператив техникумының план-икътисад факультетына укырга кергән. Аны тәмамлагач, Калинин (хәзерге Актаныш районы) райпосында икътисадчы булып эшли башлый. Шунда ул Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Минтимер Шәймиев белән таныша, ул туган авылы Әнәккә практикага кайткан була.

1961 елның июнендә Минтимер Шәймиевкә кияүгә чыга һәм яшь гаилә Мөслимгә күченеп килә. Монда Сәкинә Шәймиева Мөслим райпосында икътисадчы булып эшли башлый. 1962 елда Минзәләгә күченәләр һәм шәһәрдәге дәүләт сәүдә оешмасына икътисадчы булып урнаша.

1962 елда аларның уллары Айрат, 1964 елда - Радик туа. Читтән торып Мәскәү югары финанс институтын тәмамлый. 1967 елда Минтимер Шәймиевне партия өлкә комитетына инструктор итеп чакыралар. Гаилә Казанга күченә. Сәкинә Шәймиева Үзәк универмагның план-финанс бүлегендә җитәкче булып эшли. 6 ел эшләгәч, 1989 елда, 50 яшендә сәламәтлеге начар булу сәбәпле, пенсиягә чыга.

Сәкинә Шәймиева Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Фәнис Фәтхи

23 ноябрь төнендә каты авырудан соң танылган журналист, ТНВ - "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Уфадагы корпункты җитәкчесе Фәнис Фәтхи (Фәтхуллин) вафат булды.

Фәнис әфәнде соңгы берничә айда авырган, ә инде соңгы арада хәле аеруча начарайган. Әмма ул соңгы көннәренә кадәр, булдыра алганча эшен күзәтеп барырга, хезмәттәшләренә ярдәм итәргә тырышкан.

Фәнис Фәнир улы Фәтхуллин 1961 елның 6 июнендә Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобай авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. 1984-1992 елларда Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясендә, 1992 елда "Азатлык" радиосының Башкортстандагы хәбәрчесе булып эшли, соңрак радионың төп офисында - Мюнхенда, Прагада эшли. 1998 елдан кабат Уфада эшли башлый, 1999 елдан "Татар-информ"да. 2002 елда, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең Уфада корпункты ачылгач, шунда җитәкче итеп билгеләнә.

Декабрь

Рөстәм Зәкуан

2 декабрьдә озакка сузылган каты авырудан соң шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов вафат булды.

Рөстәм Зәкуановка 2017 елның 25 маенда 60 яшь тулган иде. 2018 елда ул "Таттелеком" җитәкчесе Лотфулла Шафигуллин белән бергә, мәдәни мирасны саклауга керткән өлеше өчен, Тукай премиясенә лаек булды. Авыруы сәбәпле, ул премияне үзе кабул итеп ала алмаган иде.

Фәнис Сәхәбетдинов

8 декабрь көнне Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Фәнис Фирдәвес улы Сәхәбетдинов вакытсыз арабыздан китте. 35 яшьлек артист үз-үзенә кул сала.  

Фәнис Сәхәбетдинов Казанда соңгы ролен уйный. Бу спектакльдән соң дүрт көннән соң ул вафат булды. Фото: Салават Камалетдинов

Зөфәр Хисамов

20 декабрь көнне барлык Татарстан халкын башваткыч, кроссворд-сканвордлары белән тәэмин итеп торган Зөфәр Хисамов77 яшендә вафат булды. Ул Буа районының Түбән Наратбаш авылында яши иде. 

Фәрит Иделле

25 декабрьдә татар журналистикасының күренекле вәкиле, “Азатлык” радиосының 1989-2006 еллардагы мөдире Фәрит Иделле (Фәрит Аги) каты авырудан соң вафат булды. 

Фәрит Иделле 1943 елда Кытайда дөньяга килә, әтисе Әмрулла Аги Пенза татары. Төркиядә укый, 1969 елда “Азатлык” радиосына эшкә керә. Фәрит Иделле "Азатлык"та татар-башкорт редакциясе мөдире булып эшли башлый, 1989 елдан 2006 елга кадәр аны җитәкли. "Азатлык"та эшләгән елларында  Татарстан җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә була, төрле илләрдә һәм төбәкләрдә татар хәбәрчеләре челтәрен булдыра, Казанда радионың татар телендә эшләүче махсус бюросын ачтыра. 

 

Зәкия Туишева   

 


27 декабрьдә Танылган театр режиссеры, Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Таишева вафат булды. Аңа быел 29 декабрьдә 99 яшь туласы иде.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/2018-el-yugaltulary-byel-arabyzdan-kemn-r-kitte/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев