2 июньгә һава торышы
Белеп торыгыз

2 июньгә һава торышы

Бүген, 2 июньдә, Татарстанда тотрыксыз һәм салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар булыр дип фаразлана. Боз явуы ихтимал.

Көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә исүче җил вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Көндез урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәячәк (Казанда – 15 метрга кадәр).

Салкынча төннән соң көндез төбәктә һава +16...+21 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында – +18...+20 градуска кадәр).

Элегрәк «Татар-информ» җәйнең беренче атнасының икенче яртысында Татарстанда бераз җылыну көтелә дип хәбәр иткән иде. Метеорологлар мәгълүматларына караганда, июньнең беренче декадасында һаваның уртача температурасы климат нормасына туры киләчәк: сүз тулаем төбәк өчен +16,2 градус һәм Казан өчен +16,6 градус турында бара.

чыганак


Нет комментариев