Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

189 әбигә һәм бабайга социаль хезмәткәрләр булыша

Районның “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе ялгыз гомер итүче 189 әбигә һәм бабайга хезмәт күрсәтә. Бу өлкәннәрнең 90сы даими рәвештә кеше ярдәменә мохтаҗ.

"Демография"өстенлекле милли проекты кысаларында районда озак вакытлы карау системасы тормышка ашырыла. Әлеге система авыру сәбәпле мөмкинлекләре нык чикләнгән кешеләргә дә комплекслы ярдәм күрсәтүне күздә тота, аларга үз өйләрендә яшәү хокукын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Ярдәмгә мохтаҗларга хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләр һәм аларның туганнары “Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе”ндә дәресләр ала.

-Бүлекчә хезмәткәрләре, психолог, медицина оешмасы белгечләре быел 50 дәрес уздырды. 37 социаль хезмәткәр һәм якыннары авыру 39 кеше өлкән кешене яки инвалидны карау күнекмәләре үзләштерде, - диде социаль ярдәм бүлеге директоры урынбасары Ләйсән Хәйдәрова.

“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге медицина учреждениеләре хезмәткәрләре белән берлектә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрне коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау һәм диспансеризация үткәрү өчен район үзәк больницасына алып баруны да оештыралар. Быел алар ярдәме белән 218 өлкән кеше вакциан ясаткан һәм 1141 якташыбыз диспансеризация узган.

Сораулар булса, “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенә 8(84396) 2-28-30 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев