18 мартка һава торышы
Белеп торыгыз

18 мартка һава торышы

Чәршәмбе, 18 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан күзәтеләчәк. Төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исә.

Төнлә минималь температура -1..-6 га, ә көнчыгыш районнарда урыны белән -10 градуска кадәр тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +4..+9 градуска, көнбатыш районнарда урыны белән +13 градуска кадәр күтәреләчәк.

Юлларда төнлә һәм иртән урыны белән көчле бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

чыганак


Нет комментариев