Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

16 апрельгә һава торышы

Бүген, 16 апрельдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә, температура күтәрелүен дәвам итәчәк.

Иртән һәм көндез урыны белән, күбесенчә төбәкнең төньяк-көнбатышында һәм төньягында, яңгыр явачак.

Секундына 6-11 метр тизлектә исүче көньяк-көнбатыш җиле вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Көндезге сәгатьләрдә ул кайбер урыннарда 15-18 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 15 метрга кадәр).

Бофорт шкаласы буенча, тизлеге 13,9 дан 17,1 м/с ка кадәр булган җил нык дип атала, ә 17,2 дән 20,7 м/с ка кадәр булган җил бик нык дип атала.

Чагыштырмача җылы төннән соң (+4тән +9 градуска кадәр) һава температурасы 15-20 градуска кадәр күтәреләчәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев