14 майда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Иртән һәм көндез яңгыр явачак, урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал.
Җил юнәлешен көнчыгыштан төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 6-11 метр, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +16дан +21 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Нет комментариев