13 мартка һава торышы
Белеп торыгыз

13 мартка һава торышы

Пәнҗешәмбе көнне, 13 мартта, Татарстанда яңгыр явуы көтелә. Шулай ук иртән республикада томан була.

Бүген Татарстанда җил юнәлешен көньяк, көньяк-көнчыгыштан көнбатышка үзгәртәчәк. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, ләкин көндез ул урыны-урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез республикада температура +3...+8 градус булачак.

Шулай ук юлларда урыны белән бозлавык саклана, дип кисәттеләр синоптиклар.

чыганак

 


Нет комментариев