Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“112” ярдәмгә килә

Районыбызда яңа елдан яңа хезмәт эшли башлый. Хәзер бәлага таручыларга 01, 02, 03, 04 телефоннарын җыеп торырга кирәкми, 112 гә шалтыратып, бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә (ЕДДС) мөрәҗәгать итү дә җитә. Әлеге хезмәт җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү, гражданнар милкен саклау, гадәттән тыш хәлләргә, техноген һәм табигый куркыныч тууга каршы көрәшү максатында,...

Районыбызда яңа елдан яңа хезмәт эшли башлый. Хәзер бәлага таручыларга 01, 02, 03, 04 телефоннарын җыеп торырга кирәкми, 112 гә шалтыратып, бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә (ЕДДС) мөрәҗәгать итү дә җитә.


Әлеге хезмәт җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү, гражданнар милкен саклау, гадәттән тыш хәлләргә, техноген һәм табигый куркыныч тууга каршы көрәшү максатында, РФ Президенты карары нигезендә оештырыла. Районыбыз территориясендә әлеге хезмәттә 5 кеше эшли, алар тәүлек буе кизүдә торып, чакыртулар кабул итәләр.

112 хезмәтенә төрле күңелсезлекләр һәм фаҗигаләр килеп чыкканда шалтыратырга мөмкин. Яңа хезмәт янгын сүндерүчеләр, полиция, ашыгыч медицина ярдәме һәм газчылар белән генә түгел, электрчылар, коммуналь хезмәтләр һәм юлчылар белән дә тыгыз элемтәдә булачак.

Әлбәттә, мондый бердәм хезмәт булу халык өчен ансат та, кирәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев