1 февральдән Россиядә түләүләрнең 40тан артык төре индексацияләнә
Белеп торыгыз

1 февральдән Россиядә түләүләрнең 40тан артык төре индексацияләнә

1 февральдән Россиядә 40тан артык түләү, компенсация һәм пособие күләме 7,4 процентка арта. Индексация 20 миллионга якын россиялегә кагыла.

Хәзер «2024 елда түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициентын раслау турында» карар проекты җәмәгатьчелек фикер алышуларын уза.

«Гомумән алганда, 40тан артык төрле түләү, пособие һәм компенсация 7,4 процентка индексацияләнәчәк: ана капиталы, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие, баланы карау буенча айлык пособие, ветераннарга айлык акчалата түләү, айлык иминият түләве һәм башка социаль ярдәм чаралары», — дип белдерделәр ведомствода.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев