Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Югары Кармалкадан Валентина Мироновага Путинның котлау хатын тапшырдылар

Югары Кармалка авылының иң өлкән кешесенә, Валентина Мироновага 90 яшь тулды. Бүген ул ялгыз гомер кичерә, әмма туган көнендә аның йортындан көнозын кунак өзелмәде. Валентина Николаевна Әлмәт районының Ерсубай авылында туып үсә. Хезмәт юлын иртә башларга туры килә. Сугыш елларында башка хатын - кызлар, яшүсмерләр белән колхозда төрле эшләрдә хезмәт...

Югары Кармалка авылының иң өлкән кешесенә, Валентина Мироновага 90 яшь тулды. Бүген ул ялгыз гомер кичерә, әмма туган көнендә аның йортындан көнозын кунак өзелмәде.

Валентина Николаевна Әлмәт районының Ерсубай авылында туып үсә. Хезмәт юлын иртә башларга туры килә. Сугыш елларында башка хатын - кызлар, яшүсмерләр белән колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя ул. Авылның яшь кызларына тракторчы һөнәрен дә үзләштерергә туры килә. Валентина да махсус курсларны тәмамлап, тракторда эшли башлый.
-Кызу эш вакытында атна буе өйгә кайтармыйлар иде, - дип искә ала яшь чагын юбиляр. - Ял көннәрендә бер - ике сәгатькә кайтып, юынып, кием алмаштырып китә идек. Эшли алмыйм, булмый, арыдым, дигән сүзләрне без белмәдек. Бик авыр еллар булды, сугыш бөтен кыенлыкларга да түзәргә өйрәтте.
1947нче елны Валентина Николаевна Югары Кармалка егете, фронтовик Михаил Миронов белән гаилә коралар. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә гомер буе колхозда эшләгәннәр. Үз эшенә җаваплы караучы, хезмәт сөючән Валентина Миронованы авыл кешеләре дә ихтирам итә, колхоз җитәкчелеге тырыш хезмәте өчен еш бүләкли.
Бәйрәм көнендә якташыбыз яшьлеген еш искә алды. Валентина Николаевнага һич тә үз яшен бирмәссең, ул яшь чырайлы. Сәламәтлеге дә, Аллага шөкер, дөрес, соңгы вакытта колаклары гына начар ишетә. Юбилей уңаеннан ул хәтта өнәп бетермәгән колак аппаратын да киеп куйды. Әбине котларга балалары, оныклары, туганнары килгән иде.
-Мин әбиемне бик яратам, аңа озын гомер телим, - диде әбисен туган көне белән котлап оныкчыгы Диана да.
Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Кармалка котлау Валентина Миронова