Югары Кармалкадан Валентина Мироновага Путинның котлау хатын тапшырдылар
Югары Кармалка авылының иң өлкән кешесенә, Валентина Мироновага 90 яшь тулды. Бүген ул ялгыз гомер кичерә, әмма туган көнендә аның йортындан көнозын кунак өзелмәде.
Валентина Николаевна Әлмәт районының Ерсубай авылында туып үсә. Хезмәт юлын иртә башларга туры килә. Сугыш елларында башка хатын - кызлар, яшүсмерләр белән колхозда төрле эшләрдә хезмәт...