Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Югары Чегодай ветеранының юбилеена өй өлгертәләр

Югары Чегодай авылыннан Габделхак Җиһаншин һәлак булган абыйсы Сабирҗанның каберен, сугыштан соң 57 ел узгач, Ленинград өлкәсендә табып шунда бара. Ә менә фронтовикның үзенә исә яудан исән-сау кайтып, 90 яшьлек юбилейларын да үткәрергә насыйп булды. Карелия фронтында укчы гаскәрләрдә сугышкан элемтәче сержант Хәмзинны (ул вакытта шул фамилия белән йөргән) өенә...

Югары Чегодай авылыннан Габделхак Җиһаншин һәлак булган абыйсы Сабирҗанның каберен, сугыштан соң 57 ел узгач, Ленинград өлкәсендә табып шунда бара. Ә менә фронтовикның үзенә исә яудан исән-сау кайтып, 90 яшьлек юбилейларын да үткәрергә насыйп булды.

Карелия фронтында укчы гаскәрләрдә сугышкан элемтәче сержант Хәмзинны (ул вакытта шул фамилия белән йөргән) өенә 1950 нче елда, 7 ел да өч ай хезмәт иткәч кенә җибәрәләр. Дан ордены, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләп.
Яшь чагында комбайнчы, аннан колхозда төрле җаваплы эшләр башкарган Габделхак бабай бу атнада үзенең 90 яшьлек юбилеен үткәрде. Президент Путин һәм район җитәкчесе котлавын ветеранга муниципаль район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина җиткерде. Юбилярга тагын бер зур бүләк - дәүләт төзеткән яңа йорт өлгереп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Чегодай ветераннарга торак