Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яшәүчелеләр Шушма буенда очрашты (+ФОТО)

Бу авылда Сабантуй беренче тапкыр 2009 елда, авылның 80 еллыгына багышлап, оештырылган иде. Быел җиденче бәйрәм булды. Киләсе елда да очрашырга сүз куештылар. Авыл көненә килгән һәр кунак диярлек үз авылы турында җыр тыңлап китте, аларның кайберләре беренче тапкыр гына яңгырады һәм барысы да бәйрәмне оештыручы Илшат Харисов сүзләренә язылган....

Бу авылда Сабантуй беренче тапкыр 2009 елда, авылның 80 еллыгына багышлап, оештырылган иде. Быел җиденче бәйрәм булды. Киләсе елда да очрашырга сүз куештылар.

Авыл көненә килгән һәр кунак диярлек үз авылы турында җыр тыңлап китте, аларның кайберләре беренче тапкыр гына яңгырады һәм барысы да бәйрәмне оештыручы Илшат Харисов сүзләренә язылган. Ул киләчәктә тирә-күршедәге башка авылларга да багышлап җыр сүзләре язарга ышандырды. Әлеге җырларның көй авторлары һәм башкаручыларына авыл җирлекләре башлыклары яки шул авыл вәкилләре рәхмәтләрен ирештерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм, традиция буенча, ат чабышлары белән башланып китте. Бу бәйгедә егермеләп ат катнашты, хәтта Мари-Эльдан да чабышкылар килгән иде.
Мәйданда уеннар белән концерт номерлары үрелеп барды. Танылган артистлар Резеда Шәрәфиева, Алсу Хәбибуллина, Лилия Муллагалиева, Перьмнан килгән җырчы Фәнзирә Хаюмовалар моңлы тавышлары белән куандырды. Мәскәүдән килгән грузин кызы Эльвира Заржавеллиның (Праздничная) татарча җырлавы да бәйрәм кунаклары күңеленә хуш килде. Авыл бәйрәмен алып баручы Азат Фазлыев очрашуны тагын да күңелле итте.
Сабан туеның төп уены - көрәштә 54 ир-егет көч сынашты. Көрәштә дүрт хатын-кыз да бил алышты. Авыл көрәшчеләре һәм читтән кайткан "кунак" көрәшчеләр аерым бәяләнде. Кунаклар арасында Динар Гатиятов, авыл көрәшчеләре арасында Илгизәр Харисовлар батыр калды. Аларның икесенә дә тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Тәкәнең берсен Түбән Кәминкә эшмәкәрләре бирсә, икенчесе Алабуга хакимияте башлыгы урынбасары - авылдашлары Зөлфия Сөнгатуллина ярдәме белән алынган. Илгизәр Харисовка танылган көрәшче Ильяс Галимов бүләген - телевизор алу да зур дәрәҗә булды. Ә хатын-кызлар арасында быел да Тольяттидан килгән кунак Илсөя Сәгъдиева батыр калды.
Балалар һәм өлкәннәр арасында да уеннарда катнашырга теләүчеләр күп булды, бүләкләр мулдан иде. Бу уку елында беренче класска баручы балаларны да бүләкләделәр, аннан соң алар әтәч куды.
Колга башына менүчегә дә гадәти булмаган бүләк - үрдәк бирделәр. Бу биеклекне бары бер кеше - Ак Бүре авылы егете Рәис Нурхаммәтов кына яулый алды.
Авыл бәйрәменә иң зур һәм тәмле бавырсак пешерүчеләрне дә бүләкләделәр. Элеккеге елларда гектарлап чөгендер эшкәрткән апаларга, авылның иң яшь парларына да бүләкләр тараттылар.
Бәйрәмнең финанс ягын яшәүчелеләр генә түгел, тирә-күрше авыл кешеләре дә күтәрешкән.
-Быел бәйрәмне Спорт елы буларак оештырдык, күбрәк спортчыларны бүләкләдек, - ди Илшат Харисов. - Киләсе ел бәйрәмен Гаилә елы буларак үткәрергә ниятлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшәүче Авыл көне Шушма

2
X