Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яшәүче ветераны Хәниф Сөләйманов 80 еллык тальянда уйный

Яшәүче авылында гомер итүче сугыш ветераны Хәниф Сөләйманов 1 май көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хәниф абыйның туган көненә байтак халык җыелган. Балалары, оныклары, оныкчыклары кайткан. Юбиляр да әле, күз тимәсен, Аллага шөкер, аякта йөреп тора. Соңгы вакыттта күзләре генә начар күрә башлады, дип зар белдерде. Ләкин бүген аның...

Яшәүче авылында гомер итүче сугыш ветераны Хәниф Сөләйманов 1 май көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хәниф абыйның туган көненә байтак халык җыелган. Балалары, оныклары, оныкчыклары кайткан. Юбиляр да әле, күз тимәсен, Аллага шөкер, аякта йөреп тора. Соңгы вакыттта күзләре генә начар күрә башлады, дип зар белдерде. Ләкин бүген аның кәефе яхшы. Хәтта, үзеннән нибары ун яшькә генә яшь тальянкасын алып, моңлы татар көйләрен дә уйнап җибәрде.
-Миңа бу тальянканы әти 1936нчы елны ук алып биргән иде. Аның белән байтак авыл егетләрен фронтка озаттым,- дип куйды Хәниф абый.
Сүз уңаеннан, кечкенә генә Яшәүче поселогыннан Бөек Ватан сугышына 77 кеше киткән, 34 ир-егет чит җирләрдә һәлак булганнар. Бүген авылда алардан Хәниф абый гына калган.
1943нче елны аңа да повестка килә. Әүвәл яшь солдатларны фронтка җибәрмиләр, Чувашиядә "учебкада" тоталар. Озакламый аларга да чират җитә. Якташыбызга Балтыйк буе өчен барган сугышларда катнашырга туры килә. Җиңү көнен ул Румыниядә каршы ала. Һәм әле аннан соң да тагын биш ел Германиядә хезмәт итеп, туган ягына кайта. Гаилә корып, хатыны Фәһимә әби белән (инде ул вафат) 63 ел бергә гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәниф абый гомере буе машина йөртүче булып хезмәт куя. Бүген кызы Гөлшат тәрбиясендә яши.
-Мин бәхетле кеше. Сугышта катнашып, бер яраланмадым. Бик күп сугышчан иптәшләрем яу кырында ятып калдылар. Мин исән кайттым, - ди Хәниф Шәйхетдин улы.- Тиздән Җиңү көне. Аны ел да түземсезлек белән көтеп алам. Минем өчен аңардан да зур бәйрәм юк.
Ветеранны юбилее көнендә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да котладылар, Россия Президентының Котлау хатын һәм район җитәкчесе исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшәүче сугыш ветераны 90 яшьлек юбилей