Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Якты Тау Сабан туенда әби белән кияү дә ярышты (ФОТО)

Зур булмаган Якты Тау авылында инде өченче ел Сабан туе оештыралар һәм һәр елны монда нинди дә булса яңалык кертәләр. Быелгы Сабан туенда әби (теща) белән кияүне дә ярыштырганнар. Күзләре бәйләнгән кияү әбине куып тотарга тиеш булган. -Без Сабан туенда һәр елны яңа уеннар үткәрергә тырышабыз, - ди бәйрәмне оештыручыларның...

Зур булмаган Якты Тау авылында инде өченче ел Сабан туе оештыралар һәм һәр елны монда нинди дә булса яңалык кертәләр. Быелгы Сабан туенда әби (теща) белән кияүне дә ярыштырганнар. Күзләре бәйләнгән кияү әбине куып тотарга тиеш булган.

-Без Сабан туенда һәр елны яңа уеннар үткәрергә тырышабыз, - ди бәйрәмне оештыручыларның берсе Ислам Нотфуллин. - Әби белән кияү ярышы Тукай районында бар икән, аның турында Интернеттан белештек. Бик кызык булды.
Якты Тауда гадәти уеннар белән бергә, әтәч тә куганнар, утын да кискәннәр. Билгеле, ат чабышлары да, милли көрәш тә булган.
Сабан туе батыры булып быел да Аксубай егете Илсур Сафин калган. Аңа тәкә һәм автомат кер юуу машинасы биргәннәр.
Сабан туе авыл халкы һәм читтә яшәүче якташлары ярдәме белән оештырылган. Хәтта 6 яшьлек Зәринә Ахмедова да үз өлешен керткән.
-Зәринәне әбисе тәрбияли, ул шулай ел саен үзенең пенсиясеннән бер мең сум өлеш чыгара, - ди Ислам Нотфуллин. - Мәчет картлары 10 мең сум бирде.
Зәйнәп һәм Камил Кәлимуллиннарның барлык балалары, Мостафиннар гаиләләре дә саллы гына өлеш керткәннәр. Көрәш батырына Рәдис Камалов тәкәсен тапшырганнар. Кыскасы, хәленнән килгәнчә һәркем булышкан.
Көн яңгырлы булса да, Сабантуйга кунаклар күп җыелган, уеннарда бик теләп катнашканнар, бүләкләрне дә мулдан өләшкәннәр. Ә кич белән халык авыл мәдәният йорты каршына кичке Сабантуйга җыелган. Салют та аттырганнар, җырлаганнар, биегәннәр дә.
Соңрак, калган бүләкләр белән, балалар өчен дә бәйрәм оештырганнар.
Ләйсән Нотфуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якты Тау Сабан туе