Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Якты Тауга көрәш осталары килде

Якты Тауда үткән Авыл көнендә узыш атларын бүләк - берәр центнер солы белән “сыйладылар”. Финишка беренче килгән малкай өстәмә тагын биш центнер бөртеккә, аның җайдагы кухня өстәленә ия булды.

70ләп йортлы, 100 тирәсе кеше яшәүче авылның Зур болынында оештырылган  бәйрәмгә алдан әзерләнделәр яктытаулылар. Әүвәл авыл урамнары буйлап халыктан колгага бүләкләр җыйдылар: мини-трактор белән, арбасын бизәп, гармуннар уйнатып - анысы бер шаккаткыч тамаша булды...

Авыл көнендә  - Сабан туенда  җиде ат узыштырдылар. Финишка Аксубай районы җайдагы иярләгәне беренче килде. Башка бүләкләрдән кала, беренче, икенче, өченче урындагы атларга Салават Камалов бүләккә центнерлап-центнерлап солы бөртеге әзерләткән.

-Авылдашлар теләген искә алып, бәйрәмгә читтән саллы көрәшчеләр чакырдык,  җиде көрәшченең өчесе – спорт мастеры. Нурлаттан, Сарманнан, Зәйдән үк килгән осталар матур көрәш күрсәтте, - диде Якты Тау клубы мөдире, бәйрәмне оештыручыларның берсе Ләйсән Нотфуллина.

Нурлаттан килгән Марсель Гозәеров баш батыр калды, аңа симез тәкә һәм кыйммәтле спорт тренажеры бүләк иттеләр. Авыл кияве, Питрәчтән кайткан  Ришат Маннаповның да батырга дип атаган аерым бүләге булган -  ул спортчыны зур картина белән  сөендерде. Лашман егете, икенче батыр Нәзир Ибәтуллин – электрогриль иясе. Яшүсмер көрәшчеләр арасында Лашманнан Эдуард Михайлов җиңү яулады.

-60 ел бергә яшәгән Мингаяз абый һәм Миннеруй апа Мөхәммәтшиннарны, 80-85 яшьлек юбиляр авылдашларыбызны мәйдан уртасына дәшеп бүләкләдек. Мәйдандагы күңелле уеннар, сулы тазда биюләр, утын кисүләр, тансык очрашулар, кичке дискотека  - барысы да күңелле узды, - диде Ләйсән Нотфуллина.

Якты Тауда Авыл көне үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев