"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
Кичке ашка туры килми торган зыянлы ризыклар арасында табиб Михаил Гинзбург төрле маринадлар, тозлаган әйберләр, казылык һәм колбасалар, шулай ук ак икмәкне атый.
Хәзер ул балалары, якыннары белән яңа телефоннан шалтыратып сөйләшәчәк. Заманча, кәрәзле бу телефонны оныклары Бибиҗиһан әбигә 90 яшьлек юбилее уңаеннан бүләк иткәннәр.
Кукмара районының Лубян урман-техник көллияте базасында узган Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының V “Цифрлы урман” слеты узды. Анда “Иң яхшы мәктәп урманчылыгы” район конкурсы җиңүчеләре - Чирмешән лицееның “Лесовичок” мәктәп урманчылыгы командасы да катнашты. Алар агачтан ясалган эшләреннән күргәзмә тәкъдим иттеләр.
Якты Тауда үткән Авыл көнендә узыш атларын бүләк - берәр центнер солы белән “сыйладылар”. Финишка беренче килгән малкай өстәмә тагын биш центнер бөртеккә, аның җайдагы кухня өстәленә ия булды.
0