Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яхшы укыган өчен – медаль

Быел да чыгарылыш класс укучылары өчен бәйрәм оештырдылар, районның 18 урта мәктәбен тәмамлаган 145 укучыны, укытучыларны, әти-әниләрне район мәдәният йортына чакырдылар. - Бүген сезнең өчен бик җитди һәм зур бәйрәм, шул ук вакытта моңсу һәм шатлыклы да, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Зарипов, кунакларны сәламләп. - Туган...

Быел да чыгарылыш класс укучылары өчен бәйрәм оештырдылар, районның 18 урта мәктәбен тәмамлаган 145 укучыны, укытучыларны, әти-әниләрне район мәдәният йортына чакырдылар.


- Бүген сезнең өчен бик җитди һәм зур бәйрәм, шул ук вакытта моңсу һәм шатлыклы да, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Зарипов, кунакларны сәламләп. - Туган йорттан, мәктәптән чыгып киткәч авырлыклар да очрар, сезгә ярдәм итәргә янәшәгездә әти-әниегез дә, укытучыларыгыз да булмас, бары үзегезгә ышаныгыз, көчле, үзегезгә таләпчән, эчкерсез булыгыз, кешеләрне яратыгыз. Яхшы кешеләргә генә тартылыгыз.

Мәктәпне тәмамлаучы 11 укучы район җитәкчесе кулыннан "Укудагы аерым уңышлары өчен" медальләре алдылар. 2нче Чирмешән урта мәктәбеннән Алина Маркелова һәм Нәзилә Җиһаншина, лицейдан Айгөл Габидуллина, Күтәмә урта мәктәбеннән Лилит Ермолаева, Иске Котыш урта мәктәбеннән Елена Лопатиналар - алтын, Рузилә Шәрифуллина (Иске Кади мәктәбе), Алия Вилданова, Гүзәл Суфиянова (Иске Үтәмеш мәктәбе), Алена Хайсанова (Иске Котыш мәктәбе), Алексей Трофимов (Әккәрәй мәктәбе), Анастасия Афанасьева (Яңа Элмәле мәктәбе) көмеш медаль белән бүләкләнделәр. Әлеге алдынгы укучыларны кыйммәтле бүләкләр белән дә сөендерделәр.

Бердәм дәүләт имтиханнарында 90нан күбрәк балл җыйган укучыларга район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары һәм бүләк тапшырылды. Күтәмә мәктәбеннән Лилит Ермолаева, Чирмешән лицееннан Алия Сөләймановалар икешәр фәннән, Яңа Элмәледән Анастасия Афанасьева, Иске Кадидан Рузилә Шәрифуллиналар да имтиханнарда югары күрсәткечләргә ирешкәннәр.

- Бүген бераз дулкынланам да, шатланам да, - ди Нәзилә Җиһаншина. - Имтиханнар артта калды, ә алда әле тагын зур сынаулар көтә. Минем уңышларымда укытучыларымның да өлеше зур, аларга рәхмәт. Бернинди репетиторларга да акча түкмәдек.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәммәткамил Хәкимов та укучыларга хәерле юл, уңышлар теләде.

Берәүләр үзләрен уку буенча күрсәтсәләр, икенчеләр спорт ярышларында, мәдәни чараларда призлы урыннар яулаган. Яшьләр һәм спорт эшләре буенча һәм мәдәният бүлекләре андыйларга үз бүләкләрен әзерләгән.

Бәйрәм фотоларын сайтыбыздагы фотогалереядан да карап була.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чыгарылыш класс укучылары өчен бәйрәм оештырдылар