Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яңгыр бәйрәмне көткән

Иске Котышта Изге Троица бәйрәмен гыйбәдәт кылып, табыннар көйләп үткәрделәр. Шуны гына көткәндәй, чарадан соң шифалы тансык яңгыр да явып узган. Авылда төзелүче "Изге Троица" чиркәве диварларының эчке ягын бәйрәм алдыннан гына тышлап, буяп куйганнар. Иконалар белән бизәлгән иконостас та дин йортының түренә күптән түгел генә урнаштырылды. Шулай итеп ,...

Иске Котышта Изге Троица бәйрәмен гыйбәдәт кылып, табыннар көйләп үткәрделәр. Шуны гына көткәндәй, чарадан соң шифалы тансык яңгыр да явып узган.


Авылда төзелүче "Изге Троица" чиркәве диварларының эчке ягын бәйрәм алдыннан гына тышлап, буяп куйганнар. Иконалар белән бизәлгән иконостас та дин йортының түренә күптән түгел генә урнаштырылды. Шулай итеп , авыл халкы Троица йолаларын матурайтылган бинада башкарган.

-Гыйбадәт кылганнан сон бәйрәм өстәлләр янында дәвам итте. Авылдашларыбыз Татьяна Разина, Раиса Никонорова, Нина Xайсанова табын өчен тәм-томнарны кызганмадылар, мәдәният йорты артистларына да зур рәхмәт,- ди приход советы рәисе Георгий Шестов.

Сүз уңаеннан, Иске Котышта төзелүче чиркәү төзелешенә 1 миллион 400 мең сум акча тотылган. Халык ярдәме белән изге йортка әле җылылык үткәрәсе, электр кертәсе һәм бинаның тирә-ягын төзекләндерәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Дин һәм тормыш