Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Ветераннарга – күңел җылысын

Бөек Ватан сугышында җиңүнең юбилей бәйрәменә әзерлекне бүгеннән үк башлау зарур. Аны оештыру комитеты утырышында муниципаль район башлыгы Наил Зарипов шундый бурыч куйды. 2015нче елның маена кадәр әле күпме вакыт бар, өлгерәбез әле, дию- челәр булыр. Әмма оештыру комитеты утырышында әйтелгәнчә, әлеге мәшәкатьләр, чираттагы "үткәрдекме-үткәрдек" кампаниясенә генә әверелергә тиеш түгел....

Бөек Ватан сугышында җиңүнең юбилей бәйрәменә әзерлекне бүгеннән үк башлау зарур. Аны оештыру комитеты утырышында муниципаль район башлыгы Наил Зарипов шундый бурыч куйды.

2015нче елның маена кадәр әле күпме вакыт бар, өлгерәбез әле, дию- челәр булыр. Әмма оештыру комитеты утырышында әйтелгәнчә, әлеге мәшәкатьләр, чираттагы "үткәрдекме-үткәрдек" кампаниясенә генә әверелергә тиеш түгел. Чирмешәнлеләрнең фронтта һәм тылда куйган батырлыкларын мәңгеләштерү, яшь буынны хәрби-патриотик тәрбияләү буенча максатчан эш башкарылырга тиеш.
Иң мөһиме - ветераннарыбызга даими игътибар күрсәтү зарур. Болай да санаулы гына калган фронтовикларыбыз һәм тыл хезмәтчәннәребез, янәшәләрендә яшәүче авылдашлары, элеккеге хезмәттәшләре, оешма җитәкчеләре тарафыннан ихтирамга, яхшы мөнәсәбәткә лаек. Кайвакыт тормыш-көнкүреш шартларыннан битәр, алар җылы, гади сүзгә мохтаҗ.
Юбилейны үткәрү уңаеннан комитет әгъзалары утырышта үз тәкъдимнәрен дә кертте. Әйтик, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәммәткамил Хәкимов әйтүенчә, районыбызның кайбер мәктәпләренә, якташларыбыз - Советлар Союзы һәм Хезмәт Геройларының исемнәрен бирү ниятләнә. Туган якны өйрәнү музейларын һәм фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә багышланган стендларны яңарту, иншалар, рәсемнәр бәйгеләре, геройлар истәлегенә спорт ярышлары, укучылар арасында эзтабарлык эшен киңрәк җәелдерү күздә тотыла.
Хәзер районыбызда 37 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгәннәр, үлгән фронтовикларның 200 тол калган хатыннары, 559 тыл хезмәтчәне яши.
Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләр һәм аларның тирә-якларын төзекләндерү буенча хезмәт куясы бар. Бүген Чирмешәндә, Мәңгелек ут янындагы Җиңү паркын киңәйтү буенча эш бара. Киләчәктә аны Геройлар Аллеясы белән тоташтырмакчылар.
Кыскасы, әлеге юбилейны барлык буыннар да истә калдырырлык итеп, җиренә җиткереп үткәрү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Верераннар Бөек Җиңүгә 70 ел