Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Утыз Имәндә һәр урамның үз Кыш бабае бар (+ФОТО)

Бу авылның Гыйрфанов урамының бер очына Кыш бабай һәр елны, бераз соңарып 2, 3 январьләрдә килә. Мондагы халык, олысы, кечесе аны урамда бизәлгән чыршы янында самавыр куеп, бәлешен, мантыен пешереп, табын корып көтәргә гадәтләнгән. Исең китәрлек, бу тылсымлы хәл инде ун елдан артык шулай кабатлана икән. Ат чанасына утырып килүче...

Бу авылның Гыйрфанов урамының бер очына Кыш бабай һәр елны, бераз соңарып 2, 3 январьләрдә килә.

Мондагы халык, олысы, кечесе аны урамда бизәлгән чыршы янында самавыр куеп, бәлешен, мантыен пешереп, табын корып көтәргә гадәтләнгән. Исең китәрлек, бу тылсымлы хәл инде ун елдан артык шулай кабатлана икән.
Ат чанасына утырып килүче Кыш бабай бүләкләрне кызганмый икән, капчыгы зур була. Андагы уенчыклар, тәм-томнар - шигырь сөйләүче, җырлаучы, биюче балаларга. Әле шуннан олыларга да өлеш чыга.
-Ирем Рөстәм ел да шулай үзебезнең урам балаларына бәйрәм оештыра. Чыршы бастыра, шашлык пешерә, үзе Кыш бабай да. Урамга озын өстәл куеп, күрше-күлән, унлап гаилә, табынга ризыклар пешерәбез, бүләкләргә акча җыябыз, - ди Сирин Фәттахова. - Ун елдан артык шулай. Кайчандыр Кыш бабай көткән балаларның кайберләре үзләре әти, әни булдылар, бәйрәмдә инде оныклар катнаша. Әби-бабайлар да оялып тормый. Хатыннарын чаналарга утыртып ирләр узыша, шигырьләр сөйлиләр. Шулай күңелле, әкияттәге кебек үтә безнең урамда Яңа ел бәйрәме.
Фәттаховлар быел да бәйрәм ясарга җыена. Кыш бабай бүләкләрне җыя, ди инде. Хуҗабикәләр табынга тәмле ризыклар пешерергә яңа рецептлар өйрәнә, имеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кыш бабай Яңа ел Утыз Имән авылы