Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Урманасты Үтәмештә “боз киткән”

Монда боз кузгалырлык зур сулар булмаса да, җирле артистлар авылдашларына халкыбызның борынгы яшәү рәвешеннән бер күренешне - "Боз озату" йоласын шартына китереп күрсәткәннәр. -Озакка сузылган кышлардан соң язлар җитү, боз кузгалу һәр халыкта ниндидер шатлыклы, якты өметләр уята, бу - бергәләп бәйрәм итү өчен бер форсат. Шунлыктан "боз озатырга" күршеләребез,...

Монда боз кузгалырлык зур сулар булмаса да, җирле артистлар авылдашларына халкыбызның борынгы яшәү рәвешеннән бер күренешне - "Боз озату" йоласын шартына китереп күрсәткәннәр.

-Озакка сузылган кышлардан соң язлар җитү, боз кузгалу һәр халыкта ниндидер шатлыклы, якты өметләр уята, бу - бергәләп бәйрәм итү өчен бер форсат. Шунлыктан "боз озатырга" күршеләребез, Иске Сережкино авылыннан чуваш дусларыбызны да кунакка дәштек, - ди Урманасты Үтәмеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлфирә Хөсәенова. - Бәйрәмдә халкыбызның тәмам онытыла язган "Чума үрдәк", "Ал кирәк, гөл кирәк", "Түбәтәй", "Пешмәгән" уен-биюләрен күрсәттек. Авылдашлар чуваш, урыс халык җыр-биюләрен дә яратып алкышладылар.
Бәйрәмне оештыруда клуб мөдире Фиалка Носкова, китапханәче Фәридә һәм аның ире Фәнис Имаметдиновлар, Гөлнара Латыйпова, Розалия Сөләймановалар нык тырышканнар. Мәктәп укучылары Ләйсән Мусина, Илмир Мингуловның дәртле, матур биюләре, Айдар Манюровның моңлы җырлары тамашачы күңелен әсир иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урманасты Үтәмеш Иске Сережкино авылында Боз озату Йолалар яши әле