Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Район Сабан туенда нәрсәләр була?

Татар халкының тансык, зур милли бәйрәме Чирмешән янәшәсендәге стадионда быел шимбә көнне, 8 июньдә үткәрелә. Сабантуй иртәнге сәгать 9 да ат чабышлары белән башлана. Аннары бәйрәмнең тантаналы ачылышы, язгы кыр эшләре алдынгыларын, оешмалар уңганнарын бүләкләү, уеннар, концерт булачак.

Район Сабан туеның мәйдандагы төп өлеше иртәнге сәгать 10 да башлана. Райондашларыбыз каршында Резеда Шәрәфиева һәм Фәридә-Алсу дуэты да сәхнә тотачак.

7 июньдә шунда ук кичке Сабантуй оештырыла. Анда Казаннан артистлар Резеда Шәрәфиева һәм башка күренекле артистлар, районыбызның яшь талантлары чакырулы.

Кичке Сабантуйда көрәшчеләр 17 сәгатьтә келәмгә чыгачак. Бәйрәм 19 сәгатьтә дискотека белән дәвам итәр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев