Район Сабан туенда нәрсәләр була?
Татар халкының тансык, зур милли бәйрәме Чирмешән янәшәсендәге стадионда быел шимбә көнне, 8 июньдә үткәрелә.
Сабантуй иртәнге сәгать 9 да ат чабышлары белән башлана. Аннары бәйрәмнең тантаналы ачылышы, язгы кыр эшләре алдынгыларын, оешмалар уңганнарын бүләкләү, уеннар, концерт булачак.