Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Радик Гайзатуллин финанс органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген – Финанс өлкәсе хезмәткәрләре көне. Бу уңайдан Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин республика финанс органнары хезмәткәрләрен котлады. «Инде унберенче тапкыр билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез уңаеннан эчкерсез тәбриклим, – диелә котлауда. – Финансист хезмәте һәрвакыт бик киеренке, җаваплы булды һәм хәзер дә шулай. Дәүләт акчасы белән чын осталарча эш итү, бюджетны планлаштыру, аны үтәү югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык, анализга корылган фикер сөрешен, бөтен барлыгыңны биреп эшләүне таләп итә.

Бүген, санлы технологияләрне үстерү дәверендә, һәрбер кеше үз акчасының финансисты булып тора. Форсаттан файдаланып, республикада яшәүчеләрне бу өлкәдәге белемнәрен арттырырга, «җиңел» акча артыннан кумаска, мошенниклардан сак булырга чакырам. Бездә халыкның финанс өлкәсендәге гыйлемнәрен үстерү өчен күп кенә чаралар уздырыла.

Финансист эше – бик зур игътибар таләп иткән, хаталарны кичерә  алмый торган тыныч, төгәл эш. Бюджетның һәрбер сумы артында бер максат ята – ул да булса халыкның тормышын яхшырту. Финансистлар саннар аша шушы максатның ничек тормышка ашырылачагын күреп эш итә. Финанс органнары хезмәткәрләренең һәрбарчасына нәтиҗәле эш, планнары һәм бурычларының уңышлы тормышка ашырылуын, бетмәс-төкәнмәс энергия, нык сәламәтлек телим».

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев